news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге премия бирү тантанасы узды

Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге премия бирү тантанасы узды
Фото: tatar-congress.org

Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге премия бирү тантанасы булып узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Талипова Гөлнәзирә дә катнашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Тантанада Татарстан язучылар берлегеннән, шулай ук Чаллы шәһәре язучылар берлегеннән килгән күренекле язучылар катнашты. Мәктәп укучылары, әдәбият һәм сәнгать сөючеләр Шәйхи Маннурның шигырьләрен, әдәби әсәрләрен, җырларын сәхнәдән яңгыраттылар.

Тантаналы кичәне дәвам итеп, чарада катнашучылар Шәйхи аганың үзе төзеткән музей-китапханәсендә булдылар. Шулай ук аның каберенә чәчкәләр куелды, рухына дога кылынды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot