news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы узды

15 гыйнвар көнне Мамадышта күренекле татар әдибе Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләрне тапшыру тантанасы узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларга һәм лауреатларга сәламләү сүзе белән Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов мөрәҗәгать итте, Шәйхи Маннурның Татарстан мәдәниятенә керткән өлешен һәм аның мирасын саклау өчен премиянең әһәмиятен ассызыклады.

Татарстанның Мамадыш төбәге – күренекле татар язучысы Шәйхи Маннурның туган ягы. Һәр ел саен 15 гыйнварда, язучының туган көнендә шигърият бәйрәме уза, лаеклы шәхесләргә әдәбиятның аксакалы, мәшһүр язучы исемендәге премия бирелә.

Быел Шәйхи Маннур премиясенә язучы, журналист, Түбән Кама шәһәрендә чыга торган «Туган як» газетасы баш редакторы Фәрит Имамов «Мәхәббәт талисманы», «Вакыт галәмәтләре» китаплары; «Казан Утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбударова «Умарта» китабы; Үсәли урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле укытучысы һәм укучыларны берләштергән «Илһам» әдәби түгәрәге җитәкчесе Зөбәрҗәт Хәйбуллина лаек булды.

Мамадыш районы «Нократ» газетасы баш мөхәррире, язучы Вәрис Галигә Мамадыш районының «Фидакарь хезмәт өчен» һәм 2025 елда ике тапкыр алгы сызыкка, Махсус хәрби операциядә ил тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезгә гуманитар ярдәм илткән батырлыгы өчен «Гуманитар конвой катнашучысы» медальләре тапшырылды.

Бүләкне Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов һәм ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм тапшырды.

Кичә барышында Казаннан килгән язучылар Зиннур Мансуров, шагыйрь һәм җырчы Георгий Ибушев, Чаллыдан шагыйрь Рәкит Әбделманов, Түбән Камадан язучы Нурзия Мирхазова, Мамадыш язучылары Вәрис Гали, Рафаил Газизов әдәби мирасы милли байлыкка әйләнгән Шәйхи Маннурның тормыш юлын искә төшерделәр. Аның актив гражданлык позициясен, үз акчасына туган авылы Тулбайда китапханә төзүен, аны китаплар белән тулыландыруын һәм гомер буе яшьләрне иҗатка һәм белемгә җәлеп итәргә омтылуы турында сөйләделәр.

Бүген бу тарихи бинада мәгърифәтче истәлеген саклаучы аның исемендәге мемориаль музей-китапханә эшли. Кунакларны музей белән дә таныштырдылар.

Алдагы елга Шәйхи Маннур иҗатына багышланган республика күләмендә фәнни–гамәли конференция оештырылачак, премиянең күләме дә артачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot