news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр

Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр
Фото: ТР Язучылар берлеге

14 февральдә Мамадышта күренекле татар язучысы Шәйхи Маннур истәлегенә багышланган чаралар узды һәм аның исемен йөрткән премияләр тапшырылды, дип яза ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Әлеге премиягә быел «Бөртекләп җыелган гомер» китабы өчен шагыйрә Дания Нәгыйм; матур әдәбиятны пропагандалау һәм яшь буынны милли мәдәни җирлектә тәрбияләү юнәлешендәге күпьеллык эшчәнлеге өчен Мамадыш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Мамадыш балалар китапханәсе; әдәби иҗаты һәм «Балачак ТВ» проекты белән яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен Мамадыш шәһәре 5нче «Бәләкәч» балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гөлия Сөнгатуллина; әдәби иҗаты һәм яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен Казандагы күппрофильле 186нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, яшь галимә Алия Мөбарәкшина лаек булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100