news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта район Башкарма комитетының яңа җитәкчесе итеп Олег Павлов билгеләнде

Мамадыш районы Башкарма комитетына җитәкче итеп Олег Павлов билгеләнде. Ул дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының унбишенче утырышында тәкъдим ителде. «Нократ» газетасының сайты шул турыда хәбәр итә.

Олег Павлов Мамадыш районының Дүсмәт авылында туган. 2010 елда Казан федераль университетны юриспруденция белгечлеге буенча тәмамлый. Хезмәт юлын Казан шәһәрендә суд приставы-башкаручы булып башлаган. 2012 елның августында Мамадыш районына кайта һәм «Мамадыш торак-коммуналь хуҗалыгы» юрист-консультанты булып эшли башлый. Соңрак «Мамадыш торак-коммуналь хуҗалыгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең белгече, Мамадыш районы суд приставы-башкаручысы була. 2017 елдан бирле Мамадыш районы Дүсмәт авыл җирлеген җитәкләгән.

Исегезгә төшерәбез, Мамадыш районы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов агымдагы елның июнь аенда үз теләге белән вазифасыннан китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100