news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта озак еллар җитәкче вазифаларында эшләгән Вахит Галиев вафат булган

Мамадыш районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Легендар шәхес, Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар җитәкче вазифаларында эшләгән, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең әгъзасы, Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты Вахит Галиев вафат булды. Бу хакта «Нократ» сайтында хәбәр ителә.

Вахит Галиев 1927 елның 12нче гыйнваренда Татарстанның Мамадыш районы Иске Комазан авылында крестьян гаиләсендә туган, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.

Мамадыш районының 1нче секретаре итеп Фатыйх Сибагатуллин билгеләнгәч, Вахит Галиев аның авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе вазифасын башкара, нефтебаза директоры итеп билгеләнә. Ул 70 яшенә кадәр нефтебаза директоры булып эшли. Бу вакыт эчендә предприятиене республикада алдынгылар рәтенә чыгарды. 

Үз акчасына туган авылы Иске Комазанда мәчет салдырды, анда хәзрәт китертеп, аңа хезмәт хакы түләп барды. 

Иске Комазан мәктәбендә укыганда ук шигырьләр белән стена газетасы чыгарган Вахит Галиев, пенсиягә чыккач «Мин авылга гашыйк» исемле беренче китабын бастырды һәм актив иҗат белән шөгыльләнә башлады. Бүгенге көндә ул  – 13 китап авторы. Аның китаплары Мамадыш, Чаллы, Казан нәшриятләрендә басылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100