news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта махсус операциядә һәлак булган хәрбигә мемориаль такта ачтылар

Мамадышта махсус операциядә һәлак булган хәрбигә мемориаль такта ачтылар
Фото: Николай Михайлов

Мамадышта Ватан Геройлары көне алдыннан махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Айрат Байков хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

Мемориаль тактаны ачу хокукы Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка һәм геройның әти-әнисенә бирелде.

Фото: © Николай Михайлов

«Тагын бер мемориаль такта 2нче лицей фасадына урнаштырылды. Ул Айрат Павлович Байков истәлеген саклаячак. Мин аны малай чактан ук белә идем, аның ничек үскәнен күрдем, һәм аннан зур кеше килеп чыгасын һәрвакыт белдем. Зур югалту! Хөрмәтле мамадышлылар, бу истәлекле чаралар бер көн вакыйгалары гына булмасын иде. Ата-аналар, бу батыр якташларыбыз турында балаларга сөйләгез, чын ватанпәрвәрләрнең батырлыклары турында тарих телдән-телгә тапшырылсын. Бу безнең изге бурычыбыз! Урының оҗмахта булсын, Айрат!» - диде Анатолий Иванов.

Фото: © Николай Михайлов

Фото: © Николай Михайлов

  • Айрат Байков 1990 елның 6 ноябрендә Мамадыш шәһәрендә туа. 2005 елда 8нче сыйныфтан соң Казан Суворов училищесына укырга керә. 2008 елда, уку йортын тәмамлап, Айрат Казан югары артиллерия команда училищесында укый.
  • 2011 елда бу хәрби югары уку йорты таркалганнан соң, ул Санкт-Петербургның Мәскәү хәрби артиллерия академиясендә укуын дәвам итә. Уку тәмамлангач, 2013 елда лейтенант Сахалинда дислоциацияләнгән 39нчы аерым мотоукчы бригадасына хезмәткә керде.
  • 2018 елда Сириягә командировкага, ә 2022 елның февралендә махсус хәрби операциягә җибәрелә. Хезмәт вакытында медальләр белән бүләкләнгән, шул исәптән Суворов медале белән дә.

39нчы аерым мотоукчы бригадасы командиры урынбасары капитан Айрат Байков 2023 елның 2 июлендә Украинада махсус хәрби операция үткәрү вакытында һәлак була. Офицерның хатыны һәм ике кызы калды.

Бу Мамадышның академик Вәлиев исемендәге 2нче лицее фасадында куелган өченче истәлек тактасы. Элек биредә махсус хәрби операциядә һәлак булган Олег Сорокин һәм Александр Кареев истәлегенә мемориаль такта ачылган иде.

Материал Лилия Шәймәрданова ярдәмендә әзерләнде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100