Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадышта кызлар үлеменнән соң Светлана Захарова әти-әниләргә мөрәҗәгать итте
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова «Татар-информ»га Мамадышта булган фаҗигане шәрехләде.
Билгеле булганча, Мамадышның Пузанка тавында 16 яшьлек ике кызның мәетен таптылар. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр аларның һәлак булу шартларын ачыклый.
«Вазгыять буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча республика һәм муниципаль комиссияләр утырышлары узды, барлык профилактика субъектларына бурычлар куелды. Хокук саклау органнары тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Мәсьәләне контрольдә тотабыз», – дип сөйләде Захарова.
«Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты республика районнарына эш сәфәрләре вакытында балаларның психологик сәламәтлеген саклау, профилактика һәм дәрестән тыш мәшгульлек чараларына аерым игътибар бирә», – диде ул.
«Чираттагы тапкыр ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә: нәкъ менә сез – үз баласының хәле үзгәрүен күрергә тиешле беренче кешеләр. Кәефенә игътибар итегез, ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырыгыз һәм саклагыз, вакытыгызны гаджетсыз, күзгә-күз элемтәдә уздырыгыз. Аның көне ничек уза, аны нәрсә мавыктыра, кем белән дус, шул исәптән интернеттагылары белән дә кызыксыныгыз. Сез аны олы кеше дип санасагыз да, аны кочакларга онытмагыз», – дип киңәш итә омбудсмен.
«Яшүсмерләр белән аралашканда, мин аларга әти-әниләренең игътибары һәм мәхәббәте җитмәвен күрәм. Әгәр яшүсмерне нәрсәдер борчыганын, үз-үзен тотышында үзгәрешләр сизсәгез, сез психологка мөрәҗәгать итә аласыз, ул алдагы гамәлләрне күрсәтәчәк», – дип аңлатты ул.
Республикада яшүсмерләр клублары, яшьләр мәйданчыклары, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм спорт секцияләре эшли, аларда балалар буш вакытларын файдалы уздыра, яңа дуслар таба ала. Аларда баланың хәле үзгәргәндә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган белгечләр эшли, дип өстәде Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Сораулар туганда 8-843-236-61-64 телефоны буенча Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, Бөтенроссия балалар ышаныч телефоны 8-800-2000-122 (тәүлек әйләнәсе, аноним рәвештә һәм бушлай) эшли – бу балага иң кулай ярдәм линиясе, диде Светлана Захарова. Шулай ук тәүлек буе эшли торган бердәм номерлы ышаныч телефонына – 8-800-5552-220 һәм «бала куркыныч астында» линиясенә 123 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз