news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта капиталь ремонттан соң яңартылган хастаханәдә яңа җиһазлар урнаштыралар

Мамадышта капремонттан соң яңартылган хастаханәдә яңа җиһазларны җыялар. Тиздән гомуми практика табиблары бүлеге һәм поликлиника кабинетлары капиталь ремонттан соң Мамадыш районы пациентлары өчен үз ишекләрен ачачак.

«Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, заманча шартлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы ярдәмендә булдырыла. Әлеге программа халыкка медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттыруга юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100