Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадышның бер урамына Фатих Сибагатуллин исеме биреләчәк
Мамадыштагы урамга быел июнь аенда вафат булган Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатих Сибагатуллин исемен бирергә ниятлиләр. Бу мәгълүматны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов раслады.
Җитәкче сүзләренә караганда, мондый күренекле шәхес турында һичшиксез хәтер саклау кирәк, әмма аның исеме нинди урамга биреләчәге әлегә билгесез. «Мондый карар район Советы утырышында кабул ителәчәк», – дип ачыклык керттеләр муниципалитет администрациясендә.
27 июнь көнне районда Анатолий Иванов җитәкчелегендәге утырышларының берсендә депутатлар Фатих Сибагатуллинны бер минут тынлык белән искә алды. Аннан соң район башлыгы вафат булган депутат турында җылы сүзләр әйтте, шулай ук уртак эш тәҗрибәсе турында сөйләде.
Фатих Сибагатуллин 24 июньдә 72 яшендә вафат булды. Туксанынчы елларда ул республиканың авыл хуҗалыгы, аннары Нурлат районы белән җитәкчелек итә, соңрак РФ Дәүләт Думасында республика мәнфәгатьләрен яклый.
Аның белән хушлашырга ТР Юл хәрәкәте иминлеге фонды башлыгы Рифкать Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, муниципалитетлар башлыклары, шул исәптән Чаллы мэры Наил Мәһдиев килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз