news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышның Югары Сон авылы халкы махсус хәрби операция зонасына уңыш җыеп җибәрде

Мамадыш районы халкы махсус операция хәрбиләренә ярдәм итүен дәвам итә. Бу юлы алар алгы сызыкка бәрәңге уңышын җибәрәчәк. Әлеге изге эш белән Югары Сон авыл мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарипова һәм учреждение коллективы шөгыльләнә.

Соңгы елларда мәдәният хезмәткәрләре яшелчәләр, шул исәптән бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә. Дөрес, инде ике ел «икенче икмәк» кенә үстерәләр. Моңарчы участокларында кишер, чөгендер дә үскән. Аларны ярминкәләрдә сатканнар, хзрбиләргә махсус операция зонасына җибәргәннәр. Узган ел 19 сутый мәйданлы участокта бәрәңге утыртканнар.

«Ул вакытта 80 чиләк эре бәрәңге җыеп алдык. Уңышны хәрбиләргә алгы сызыкка җибәрдек. Быел «икенче икмәк» азрак чыкты, 60 чиләк эре бәрәңге җыйдык», — ди Гарипова.

Аның сүзләренә караганда, утырту өчен орлыклык бәрәңгене хезмәткәрләр өйләреннән алып килгән. Бәрәңге басуында барлык эшләрне башкаруда мәдәният йорты коллективына Гөлсинәнең тормыш иптәше Радик, авылдашлары Айрат Гәрәев, Илфат Исмәгыйлев, Равил Гыйниятов булышкан. Барлык җыеп алынган уңыш гуманитар йөк составында махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Николай Михайлов катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100