news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыштагы «Исәнме Еникәем» бәйрәмендә хатын-кызлар арасында көрәш уза

Авыл бәйрәменә Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылы халкын да чакырганнар

(Казан, 9июль, “Татар-информ”). 9 июль көнне Мамадыш районы Еникей Чишмә авылында «Исәнме Еникәем» исеме астында авыл бәйрәме уза. Бу хакта  “Авыл офыклары” басмасы яза.

Оештыручылар бәйрәм табыннарының бай, мәйданнарының бүләккә мул булырына вәгъдә итәләр. Дистәләгән бәйгеләр белән беррәттән, ике үлчәү авырлыгында (75 кә кадәр һәм аннан югары) һәм хатын-кызлар арасында татарча көрәш булачак. Бәйрәмне бик күп кенә республика сәхнә йолдызлары бизәячәк. Еникей Чишмә авылы Котлы Бөкәштән 20 чакрым ераклыкта урнашкан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot