news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта җәйгә яңа бассейн ачылачак

Ипподром территориясендә бассейн төзелеше дәвам итә.

 (Мамадыш,  23 март, "Татар-информ" , "Нократ"). Мамадыш районында ипподром территориясендә бассейн төзелеше дәвам итә. Хәзер  50гә якын эшче эчке эшләрне башкара, дип яза җирле басма.

Участокта электр, су, җылылык коммуникацияләре салына, котельня ясала.  

Түбәсе ябык спорт сараенда ике бассейн булачак:  берсе өлкәннәргә - 25 метрлы, икенчесе балалар өчен - 10 метр тирәнлектә.

Әлегә барысы да график буенча бара, артта калу юк. Эшләр шулай барса, мамадышлылар җәйгә яңа заманча бассейнда йөзә алачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100