news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта яшәүче украинка Россиядә беренче тапкыр сайлауда катнашты

Сайлауларда тавыш бирү мөмкинлеге Юлия Мортазина өчен яңа тормыш башлауны символлаштыра.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Мамадышта яшәүче Юлия Мортазина беренче тапкыр сайлауларда катнашты. Украин милләтеннән булган ханым Россия гражданлыгын быел гына алган һәм үзенең конституцион хокукын шундук файдаланырга карар иткән. Бу хакта “Мамадыш-информ” хәбәр итә.

Сайлауларда тавыш бирү Юлия Мортазина өчен “Россиядә яңа тормыш башлануны символлаштыра”. Бу көнне ул дүрт ел көткән. Ул сайлауларда Россия гражданкасы буларак катнашты. Сайлау участогына гаиләсе белән беренчеләрдән булып килде.

Алты ел элек Юлия булачак тормыш иптәше, Мамадыштан булган ир-ат белән Төркиядә таныша. Ул вакытта алар икесе дә гид булып эшләгән була. Алар гаилә кора һәм Мамадышка күченеп кайталар. Уллары туа. 2019 елның 7 мартында Юлия Россия Федерациясе паспортын ала.

Мортазиннар гаиләсе әйтүенчә, алар алдында сайлауга бару-бармау мәсьәләсе тормаган. Алар үз киләчәкләрен бары тик Татарстан белән генә бәйли.

“Беренче чиратта мин үзем, безнең гаилә, безнең киләчәк өчен җаваплылык тоям. Шуңа күрә тотрыклылык, иртәгәсе көнгә ышаныч булуын телибез. Сайлауларда тавыш биреп һәр кеше киләчәкне төзи”, - диде Юлия.

Украинка Мамадышны мөмкинлекләр шәһәре дип атады. “Монда мин яраткан эшемне таба алдым. Россиядә яшәгәндә улым туды. Бу һәм башка вакыйгалар үзебезнең Татарстан республикасын туган йортыма әверелдерде. Ә хәзер Россия минем өчен икенче Ватан”, - диде Мамадыш районында яшәүче ханым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100