news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта яшәүче Рафил Сәмигуллин сайлауларга агач боланда барган

Ул Instagram’ында сайлауларга халыкны чакырып, боланда барган фотосын һәм видеосын урнаштырган.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Татарстанның Мамадыш районыннан Рафил Сәмигуллин “#Әйдә сайлауларга” фотомарафонына үзенчәлекле ысул белән кушылган.

Үзенең Instagram’ындагы социаль челтәрдәге битендә Рафил Сәмигуллин түбәтәй кигән килеш агач боланга атланып төшкән фотосын урнаштырган. Кулында -  Татарстан әләме һәм “#Әйдә сайлауларга” баннеры.

Моннан тыш, Мамадыш районы кешесе үзен машинада агач боланга утырып сайлау участогына алып бару видеосын урнаштырган.
 

 
 

Публикация от Самигуллин Рафиль (@rafil_samigullin)

Креативчик на выборах

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100