Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадышта яшәүче күпбалалы гаилә битлекләрне бушлай өләшә
Башковлар 14 бала тәрбияли, 11 баланы тәрбиягә алганнар.
(Мамадыш, 6 апрель, «Татар-информ», «Нократ»). Мамадышта яшәүче күпбалалы Башковлар гаиләсе битлекләр тегә һәм аларны бушлай өләшә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Хәзерге коронавирус белән бәйле катлаулы вазгыятьтә Мамадыш, Казана һәм Чаллы даруханәләрендә дә битлек тапмадык. Шуннан 2 метр тукыма, 25 метр резинка сатып алдым. Балалар да эшле булды, кайсы кисә, кайсы тегә», дип сөйләде 14 бала анасы Алевтина Сергеевна.
Әлеге гаиләдә 14 бала тәрбияләнә, өч бала үзләренеке, 11 баланы тәрбиягә алганнар.
«Битлекләрне сатуга әзерләмибез. Бушлай таратабыз. Балалар изгелек кылуның нәрсә икәнен белеп үссен», - диде Алевтина Сергеевна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз