news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта яңа тегү фабрикасы ачылган

Җәмгыятьнең оештыручысы һәм җитәкчесе – Вьетнам Республикасыннан Чан Нгок Тиену.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Мамадышта “Вятка плюс“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тегү фабрикасы тантаналы төстә ачылды. Бу хакта район сайты хәбәр итә.

“Безнең өчен иң мөһиме – яңа эш урыннары булдыру“, – диде Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов чәршәмбе көнне тегү фабрикасы ачу тантанасында.

Фабрика Ушма аръягы өлешендәге элекке көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты бинасының икенче катында урнашкан. Монда ниндидер символик бәйләнеш тә бар кебек. Элек тә әлеге бинада халык өчен кирәкле күп төрле хезмәтләр күрсәтәләр, икенче катындагы шул залында тегү цехы урнашкан, анда дистәләгән кеше эшли иде. Менә хәзер хатын-кызлар күлмәкләре, кышкы курткалар, балалар өчен кышкы комбинизоннар тегүче “Вятка плюс“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли башлады. Киләчәктә анда спорт һәм чаңгы курткалары, хатын-кызлар өчен көндәлек кирәкле күлмәкләр, су коену костюмнары да тегә башлаячаклар. Кыскасы, ассортимент күпкә артачак. Хәзергә анда кырык кеше үзләренә эш урыннары тапкан. Җәмгыятьнең оештыручысы һәм җитәкчесе – Вьетнам Республикасыннан Чан Нгок Тиену. Фабрика теккән киемнәр Казан һәм Мәскәү кибетләрендә сатыла.

–Эшкә керергә теләүчеләр күп. Тегә белүче профессионаллар юк. Шулай булса да, эшкә алып өйрәтәбез, – ди Тиену әфәнде.

Ул рус телендә бик иркен сөйләшә. Мәскәүдә дә шушындый ук фабрикасы бар икән. Бизнесны үзәктән читтәге төбәкләрдә алып баруның отышлырак булуын, шәһәребездәге фабрикасын киңәйтергә җыенуын, киләчәктә монда йөз-йөз илле кеше эшләячәген дә әйтте ул. Мәскәүдә эшчеләргә кытлык кичергәннәр. Башкала халкы хәзер бик талымчан, анда эшсезлек юк, киресенчә перефериядән кеше эшкә анда агыла шул. Җитәкче фабрикада уртача айлык хезмәт хакының хәзергә унбиш мең сум булачагын вәгъдә итә. Цех яхшы гына эшләп киткән. Инде ике партия әзер товарларын озатканнар да. Аларга KID’S FASHION этикеткалары беркетелгән. Мәскәү яки Казан кибетләрендә очрата калсагыз, белегез, алар Мамадышыбызда тегелгән.

Киләчәктә фирма кибетләрен Мамадышыбызда да ачарга исәплиләр.

–Анда бәяләр күпкә түбәнрәк булачагына шикләнмәскә мөмкин, – диде район җитәкчесе Анатолий Петрович та.

Әлеге “Вятка плюс“ фабрикасының эшен оештырып җибәрүдә “Юлчы“ җәмгыяте директоры Харис Мөбәракшинның да өлеше шактый кергән икән. “Ул безгә бик күп булышты“, – ди җәмгыять директоры Радик Нуриәхмәтов.

Киемнәр өчен чималның бер өлеше Россия фирмаларыннан сатып алына, бер өлеше чит илләрдән кертелә. Товарның сыйфатлы итеп тегелүенә җитди игътибар бирәләр. Аларны эшмәкрләргә тәкъдим итәселәре дә бар. Үзләренең техник контроль хезмәтен дә оештырганнар.

Яңа фабрика – яңа эш урыннары гына түгел, шәһәр һәм район бюджетына өстәмә керемнәр, дигән сүз дә. Бухгалтерияләре дә эшли башлаган инде.

Яңа эш урыннары булдыру – районыбыз җитәкчелегенең даими игътибар үзәгендә. “Вятка“ сәнәгать паркында да завод-фабрикалар эшли башлагач, Алабуга һәм Чаллыга вахта белән барып эшләп йөрү ихтыяҗы да калмас әле, дип яза район сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100