news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта узган фестивальдә тукайлылар гадәти булмаган чана белән шаккатырды

Аларның чанасы Убырлы карчыкның тавык тәпиле йорты итеп ясалган иде.

(Тукай районы, 31 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Узган ялларда Мамадыш шәһәрендә ел саен уздырыла торган «SunnyFEST-2018» креатив чаналар фестивале үтте. Тукай районын әлеге ярышларда «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте тәкъдим итте. Аларның чанасы Убырлы карчыкның тавык тәпиле йорты итеп ясалган иде, дип яза җирле басма.

Салкын, җилле һава торышыннан да курыкмыйча, тукайлылар үз командалары өчен җан атып торырга Мамадыш шәһәренә барып кайтты. Һәм тау кадәрле яхшы кәеф, яхшы эмоцияләр җыйды.

Фестивальдә кышкы салкыннарда иң кирәкле товар – киез итекләр, шулай ук кайнар чәй, челтәрләнеп пешкән тәбикмәкләр, төрледән-төрле сувенирлар һәм башка әйберләр сату урыннары оештырылган иде. Шулай ук балалар мәйданчыгы да эшләде. Фестиваль әле үсешенең башлангыч юлында гына булса да, ул үзенең иҗадилыгы, яңа идеяләр күплеге белән шаккатырды, дип билгеләп үтте тукайлылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100