news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта уникенче тапкыр кышкы “Авыл уеннары-2019” узды

Спортчылар үзләрен 13 спорт төрендә сынап карадылар.

Мамадышта уникенче тапкыр кышкы “Авыл уеннары-2019” узды
mamadysh-rt.ru/

(Мамадыш, 11 март, "Татар-информ", "Нократ"). Мамадышта кышкы “Авыл уеннары-2019” уникенче тапкыр узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүген Красная Горка, Тәкәнеш, Шәдче, Кирмән, Усали икътисадый зоналары вәкилләре кышкы ярышларда катнашу өчен район үзәгенә килделәр. Аларда сайлап алу этапларында җиңүчеләр катнашты.

Спортчылар үзләрен 13 спорт төрендә сынап карадылар, алар арасында команда төрләре - чаңгы ярышлары, волейбол, аркан тарту, шулай ук ялгыз төрләр: гер спорты, шахмат, өстәл теннисы, шашка, дартс, бадминтон һәм гаиләләр арасында да бәйгеләр бар иде.

Гер спорты иң мавыктыргыч төрләрнең берсе булды. Спортчылар-профессионаллар, шулай ук һәвәскәрләр дә катнашты.

Волейбол уены киеренке булды, чөнки һәр команда ныклы әзерлек белән килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100