news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта ундүрт балалы гаилә сайлау участогына бергәләшеп барды

Мазиловлар гаиләсендә яшьтән үк Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр.

Мамадышта ундүрт балалы гаилә сайлау участогына бергәләшеп барды

(Мамадыш, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Нократ», Кристина Сабурова). Татарстанның Мамадыш шәһәрендә яшәүче күп балалы Мазиловлар гаиләсе бүген сайлау участогына 14 баласы белән җыйнаулашып барды. Шул рәвешле бу гаиләдә яшьтән үк Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр, актив гражданлык позициясенең мөһимлеген, ни өчен сайлауларга йөрергә кирәклеген аңлаталар, дип хәбәр итә mamadysh-rt.ru.

Мазиловлар гаиләсендәге 14 баланың 5се — тәрбиягә алынган. Роспотребнадзор кагыйдәләре буенча, участокка тавыш бирүчеләрне генә кертәләр. Шуңа күрә әти-әнисе Любовь һәм Николай Мазилов тавыш биреп чыкканны балалар урамда көтеп торды.

«Районда күп балалы гаиләләргә зур игътибар бирелә, без торак-коммуналь ташламалар алабыз, балалар бушлай кинога, бассейнга, карусельләргә йөри ала. Без боларның барысыннан да файдаланабыз. Балаларыбыз уңайлы шартларда, гадел җитәкчеләр белән яшәвен дәвам итсеннәр иде», — диде Любовь Мазилова.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100