Мамадышта “Телче, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйның иҗат мирасы” темасына укулар уза
Әлеге чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мамадыш районы белән берлектә оештыра
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 25 ноябрендә республиканың Мамадыш районында беренче тапкыр укучыларның фәнни-тикшеренү укуларын оештыра. Укулар “Телче, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйның иҗат мирасы” дигән темага уздырыла.
Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге чараның максаты - сәләтле яшьләрне барлау һәм ярдәм итү; туган телгә һәм татар халкының күренекле вәкилләренең мәдәни-тарихи мирасына кызыксыну тудыру; укучыларда тикшеренү күнекмәләрен булдыру; педагогларны һәм укучыларны Хуҗа Бәдигыйның иҗади мирасы белән таныштыру.