news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта "Тартария" төбәкара белем бирү форумы үз эшен тәмамлый

11 августта иң яхшы проект авторлары игълан ителәчәк.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 11 августта Татарстанның Мамадыш районы “Кама” балалар сәламәтләндерү лагеренда “Тартария” төбәкара белем бирү форумы үз эшен төгәлли. Бу хакта матбугат хезмәте хәбәр итә.

30 июльдән 12 августка кадәр Мамадышта балалар лагере базасында “Тартария” төбәкара белем бирү форумы узган. Аны Татарстанның Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары, Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты оештырган.

Форумда катнашуга 350дән артык заявка кабул ителгән булган, аларның 150се сайлап алу турларын узган һәм белем бирү сменасында катнашкан. 14-16 яшьтәге 150ләп талантлы бала илнең Пермь крае, Башкортстан, Коми, Марий Эл, Удмуртия республикалары, Әстерхан, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре, шулай ук якын чит илләр (Кыргызстан, Польша) һәм Татарстан районнарыннан проектлы фикер йөртүгә өйрәнү максаты белән килгән.

Быел форум яңа форматта уза, һәм татар мәдәнияте, аның лингвистик үзенчәлекләренең бай тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Татар теле дәресләрендә форум вәкилләре татар телендәге аз билгеле әсәрләр белән таныша, татар әсәрләрен сәхнәләштерүдә катнаша, сөйләм лексикасында кулланып булырлык татар гыйбарәләрен өйрәнә. Кичләрен балалар татарча бии, җырлый, милли уеннар уйный.

Форум программасына инглиз теле курслары да кертелгән. Дәресләр җиңелрәк үзләштерелсен өчен, алар интерактив формада үтә. Көн саен форумда катнашучылар киңкүләм халыкара проектларны гамәлгә ашыручы экспертлар белән таныша.

11 августта 18.00 сәгатьтә форумны ябу тантанасы көтелә. Анда Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның катнашуы көтелә. 15.00 сәгатьтә лагерь территориясендә форумның Сабан туе узачак, анда иҗади номерлар тәкъдим итәчәкләр. Традицион халык уеннары, атта йөрү, милли биюләр, җырлар, көрәш ярышлары оештырылачак. Иртәгә, шулай ук, катнашучыларның иң яхшы проектлары авторлары игълан ителәчәк. Иң яхшы проект эшләре ияләренә ел дәвамында мәгълүмати ярдәм күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100