news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта сыерларны бозаулатырга кызганалар

Сыерлар ел саен бозауларга тиеш булса да, кайбер фермаларда мондый мөмкинлекне тудырмыйлар, бер хуҗалыкта гына вәзгыять үзгә.

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Безнең терлекчелек белгечләре нечкә күңеллегә әйләнеп беттеләр. Сыерлар ел саен бозауларга тиеш булсалар да, кайбер фермаларда мондый мөмкинлекне тудырмыйлар. Аларны кызгана башладылар, азапланмасыннар, диләр бугай, дип яза Мамадыш районының “Нократ” газетасы.

Мамадышның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә районда булган 8 150 баш савым сыерыннан 6 879 бозау гына туган әле. Тагын 1 271 баш сыер ел ахырына кадәр бозаулап бетәсенә ышанып булмый. Ә “Азык-төлек корпорациясе“ җәмгыятендә 550 савым сыердан 548 бозау алынган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100