Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадышта шагыйрь Рафаил Газизов исемендәге бәйге игълан иттеләр
Конкурс әдәби иҗатка сәләтле яшь талантларны ачыклау, яшь язучыларны популярлаштыру, аларның осталыгын үстерүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мамадыш районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизов иҗатына багышланган төбәкара конкурс үткәрә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс укучыларны Рафаил Газизов иҗаты белән таныштыру, аларны рухи кыйммәтләргә, традицияләргә, милли мәдәнияткә, сәнгатькә, телне өйрәнүгә тарту, укучыларның филологик, интеллектуаль һәм эстетик үсешен формалаштыру, әдәби иҗатка сәләтле яшь талантларны ачыклау максаты белән оештырылды.
Әлеге бәйге әдәби иҗатка сәләтле яшь талантларны ачыклау, яшь язучыларны популярлаштыру, аларның осталыгын үстерүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Конкурска Татарстан мәгариф оешмаларының 1-11 сыйныф укучылары үз эшләрен тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз