news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан янгында өч кеше һәлак булган

Янгын мәйданы 3 кв. метр тәшкил иткән.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Мамадышның Дачная урамында урнашкан бер катлы шәхси йортта янгын чыккан.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын мәйданы 3 кв. метр тәшкил иткән. Ут сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр өч ир-атның мәетләрен тапкан.

Алдан ачыкланганча, янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасында килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot