news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта районкүләм Корбан ашына 350 кеше чакырылган

Район башлыгы Анатолий Иванов һәм килгән кунаклар чарада катнашучыларны бәйрәм белән котладылар.

(Мамадыш, 22 октябрь, "Татар-информ", "Нократ"). Мамадыш шәһәрендәге 2нче лицейның ашханәсендә районкүләм Корбан ашы узды. Анда 350 кешегә урын әзерләнгән иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район башлыгы Анатолий Иванов һәм килгән кунаклар чарада катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Корбан ашына килүчеләр сый-нигъмәттән авыз итеп, вәгазь тыңлап, дога кылып, үзара хәл-әхвәл сорашып, тагын бер кат күңелләрен сафландырдылар. Имам-мөхтәсиб Илһам хәзрәт белдерүенчә, мондый Корбан ашлары районда традиция буенча даими уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot