news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта пенсионерларга бушлай юридик консультация оештырылган

Аның ярдәмен 80 нән артык пенсионер күргән

 (Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). “Сак булыгыз, мошенниклар!” профилактик акциясе кысаларында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча идарәсе тарафыннан пенсионерлар һәм аз керемле гаиләләр өчен булган “Забота” тернәкләндерү үзәгендә бушлай юридик консультацияләр уздырылды. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре гражданнарга социаль мошенниклык буенча профилактик чаралар уздырды. Бу көнне “Забота” үзәгенә килгән гражданнарга пенсия, гаилә, хезмәт, торак, мирас, милеккә кагылышлы сораулар буенча профессиональ юрист киңәшләр бирде.

23 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр булган вакыт аралыгында “Забота” үзәгендә 80нән артык пенсионер юридик консультация алган. Шулай ук гражданнар өчен “кайнар линия” дә эшләгән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100