news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта “Пар канатлар“ кичәсенә чакыралар

“Бөтенроссия татар гаиләсе“ фондының 10 еллык юбилее уңаеннан оештырылган кичәне “Татарстан“ радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин алып барачак

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Бу атна җомга көнне, ягъни 9 сентябрьдә сәгать кичке 4тә Мамадыш районы Мәдәният йортында “Пар канатлар“ кичәсе була. Ул “Бөтенроссия татар гаиләсе“ фондының 10 еллык юбилее уңаеннан оештырыла, диелә районның “Нократ” газетасында.

Кичәне “Татарстан“ радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин алып барачак. Мамадышка кунакка Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан, якташ язучы Шаһинур Мостафин, фонд директоры Миләүшә Гайфуллина, Дәү әти белән Дәү әни килүе көтелә, чарада жирле артистлар да чыгыш ясый. Тамашачы өчен матур һәм күңелле концерт программасы әзерләнә, рәхим итегез, дип чакыра Мамадыш газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100