Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадышта «Җомга көн» бәйгесе 2000 баланы җәлеп итте
Җиңүчеләрне тәбрикләделәр, аларга дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырдылар.
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). 26 февральдә Мамадышта «Җомга көн» конкурсына район мәдәният йортында бик зурлап һәм тантаналы төстә йомгак ясадылар. Кунаклар, алданрак килеп, балаларның фойега урнаштырылган рәсемнәре, кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышты. Бәйге 2000 баланы җәлеп итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Бәйгегә ике меңнән артык эш җибәрелгән булып чыкты. Аларның матурлыгын, зәвыгын, эчтәлеген каләм белән генә тасвирлап бетереп булмый, үз күзләрең белән күреп, тотып карарга кирәк иде.
Чараның тамашачылары — районның күренекле имамнары, абыстайлары, укытучылар, тәрбиячеләр, җиңүче шәкертләрен кулларыннан җитәкләп алып килгән остазлар, ата-аналар. Җиңүчеләрне тәбрикләделәр, аларга дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырдылар.
Мамадыш районы хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова да үзенең махсус бүләкләрен әзерләгән иде.
Күренекле автор-башкаручы Ильяс Халиковның театральләштерелгән «Мәдрәсә — гыйлем чишмәсе» дини-концерты чараны тагын да ямьләндереп, иманнарыбызны куәтләп, күңелләргә рухи дәрт өстәде. Аның моңлы тавышын, тирән эчтәлекле җырларын, гыйбрәтле, мәгънәле клипларын халык бик яратып кабул итте. «Минбәр» татар-дини театрына олы рәхмәтләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз