news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта Нократ елгасы аша төзелгән яңа күперне кулланылышка тапшырдылар

630 метрга сузылган конструкция 6 өлештән тора һәм ул 7 таяну баганасына урнаштырылган

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мамадыш муниципаль районында Россия өчен стратегик яктан әһәмиятле объект ачылды. Нократ елгасы аша төзелгән яңа күперне кулланылышка тапшырдылар, дип хәбәр итә “Нократ” хәбәрчеләре.
Моннан 35 ел элек Нократ елгасын паром ярдәмендә кичеп йөргәннәр. Ә 1976 елда ике ярны күпер тоташтыра. Белгечләр телендә әйтсәк, бүгенге көндә инде аны эксплуатацияләү характеристикалары транспорт чараларының интенсив хәрәкәте темпларына җавап бирми икән. Шунлыктан, 2009 нчы елның 8нче сентябрендә янәшә генә урында яңа төзелеш башланган иде. 630 метрга сузылган конструкция 6 өлештән тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot