news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта калдыкларны аерым туплау программасы кертелде

ПЭТ-савыт, катыргы һәм кәгазь җыю эше Мамадышта яшәүчеләр өчен даими гамәлдә булачак.

Мамадышта калдыкларны аерым туплау программасы кертелде
eco.tatarstan.ru

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Мамадыш шәһәрендә калдыкларны аерым туплау программасына старт бирүгә багышланган "Яшел урам" экологик акциясе узды. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара кысаларында экохәрәкәт волонтерлары халыкка чүпне аралап җыюның мөһимлеге һәм төп принциплары турында сөйләде, интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар һәм макулатура җыю зоналарын оештырды. Катыргы, кәгазь һәм гәҗит өчен алмашка Мамадыш халкына икенчел чималдан әзерләнгән эшләнмәләр бирелде. Акция йомгаклары буенча 1000 кг артык макулатура эшкәртү өчен кабул ителде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта ПЭТ-савыт, катыргы һәм кәгазь җыю эше Мамадышта яшәүчеләр өчен даими нигездә гамәлдә булачак. Чүпне аралап җыю контейнерлары торак йортларның ишегалларында түбәндәге адресларда урнаштырылган: Галактионов ур., 1, 1а, 7;  Домолазов ур., 2, 8а, 18; Толстой ур.,8.

Табигать саклау инициативасына тантаналы старт бирү чарасында ТР ДС Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР Экоминистрлыгының Чулман территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров, "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100