Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадышта җирле шагыйрә Нәкыя Йосыпова каберенә таш урнаштырылды
Мамадышта җирле шагыйрә Нәкыя Йосыпова каберенә таш урнаштырылды
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Мамадышта күренекле якташлары, җирле шагыйрә Нәкыя Йосыпованың (1936-2006) истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән мәрмәр таш кую чарасы үтте.
Мамадыш муниципаль район Башкарма комитеты һәм шәһәр җирлеге советы шагыйрәнең вафатыннан соң аның каберенә мәрмәр таш кую, шәһәрнең яңа бер урамына аның исемен бирү һәм ел саен шагыйрәнең туган көне - 25 октябрьдә балалар арасында Нәкыя Йосыпова истәлегенә багышлап «Җыру-Нократ» дип аталган җыр һәм шигърият фестивале уздыру турында карар кабул иткән булган. Һәм менә шуны истә тотып, алтын көзнең бар матурлыгын чагылдырган көнне, шагыйрәнең туганнары, дуслары, таланты каршында баш иючеләре мөселман зиратына аның каберенә таш урнаштыру тантанасына җыелды. Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Хөсәенов: «Моңлы, шигъри җанлы Нәкыя апабыз Мамадышыбызны Россиягә танытырлык, җанга үтеп керерлек шигырьләр язды, берсеннән-берсе матур җырлар калдырды. Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр», - дигән сүзләреннән соң, татар орнаментлары белән бизәлгән кара мәрмәр таштан ак җәймә төшерелә.
Н.Йосыпова Мамадыш районының Урта Кирмән авылында туып-үскән. Яшьлегенең күп вакытларын Урта Азия якларында бәхет эзләп уздырырга туры килгән аңа. Чит-ят җирләрдә туган якны сагыну, җирсү хисләрен басар өчен кулына каләм ала һәм ак кәгазьгә эч серләрен бушата башлый ул. Ахыр чиктә сагынуына түзә алмыйча, туган якларына кайта һәм актив иҗат белән шөгыльләнергә керешә. Аның тәүге - «Кошларым» җыры ук аңа популярлык алып килә. Район газетасы битләрендә аның өч йөзгә якын шигыре, хикәясе дөнья күрә. Ә Фәнис Нәбиуллин көй язган «Әй, Мамадыш, Мамадыш» җыры – районның гимны булып тора. Композиторлар Вәсим Әхмәтшин, Виталий Агапов, Илфат Дәүләтшин, Фәнис Нәбиуллин, Валерий Абрамов, Илдар Шәфыйков, Илдар Вәлиев, Илгиз Мөхәммәтҗановлар көй язган кырыктан артык җыры бар. Шигырьләре, җырлары тупланган «Кошларым» (2002), «Йөрәгем тамчылары» (2004), «Чын күңелдән» (2005) җыентыклары укучылар тарафыннан җылы кабул ителгән.
Шушы көнне үк район мәдәният йортында, шагыйрәнең тууына 70 яшь тулуга багышланган искә алу кичәсе үткәрелде. Анда район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, иҗатташ дуслары Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар, Виталий Агапов, «Мәйдан» журналы мөхәррире Вахит Имамов, җирле шагыйрәләр - «Агымсу» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Рафаил Газизов, Вахит Галиев, Сәяф Шәйхи, Вәрис Гали, Гөлнәзирә Талипова, Валерий Абрамов катнашты. Алар берсе артыннан берсе сүз алып, шагыйрәнең тормышы һәм иҗат юлына багышланган чыгышлар ясады һәм шигырьләр укыды. Урта Кирмән һәм Шәдче авыллары, шәһәрнең сәнгать көчләре, 4нче санлы мәктәп укучылары тарафыннан төзелгән концерт программасы да бик эчтәлекле иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз