news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта бер хатын-кыз 6 айлык баласын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

Әлеге факт буенча «Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Мамадышта бер хатын-кыз 6 айлык баласын үтергән һәм үз-үзенә кул салган, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

8 декабрьдә 32 яшьлек хатын-кыз серкә эссенциясе эчүе турында телефоннан иренә хәбәр итә. Ире тиз арада өенә кайтып, ашыгыч хезмәтләрне чакырта.

Ир-ат 6 айлык баланың үле гәүдәсенә юлыга, ә хатыны аңсыз хәлдә була. Табиблар аны хастаханәгә озаталар, аның шунда йөрәге тибүдән туктый.

Беренчел мәгълүматларга караганда, ул моңарчы үз-үзенә кул салырга тырышуы аркасында психиатрия хастаханәсендә дәваланган булган инде.

Әлеге факт буенча «Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре үткәрелә, тиешле экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100