news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта байкерлар туе узды

Мамадышта яшь парлар ЗАГСка мотоциклларда килгән.

(Мамадыш, 2 июль, «Татар-информ», "Нократ"). Кияүне костюм-чалбардан , ә кәләшне туй күлмәгеннән күрергә күнегелгән. Бизәлгән машиналар кортежы да гадәти хәл. Шулай да кайбер яшь парлар туйларын үзенчәлекле итеп үткәрергә омтыла. Мамадышта яшь парлар ЗАГСка мотоциклларда килгән, дип яза җирле басма.

Мондый кортежга шаккатып караучылар күп булды, фотога да төшерделәр. Кемдер бу үзенчәлекле кортежны ошатты, ә кемдер аңлап бетермәде. Айгөл һәм Илнур Галимуллиннар үзләренә, дусларына һәм туганнарына ошарлык,  башкаларда кызыксыну уятырлык бәйрәм оештыра алдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot