news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта балык кәтлитләре җитештерә торган цех ачыла

«Мамадыш балык заводы» җәмгыяте территориясендә хезмәткәрләр сигез цехта эшли.

Мамадышта балык кәтлитләре җитештерә торган цех ачыла
"Нократ"

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Мамадышта балык кәтлитләре җитештерә торган цех эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Предприятие продукциясен балык заводы янындагы махсуслаштырылган кибеттә сатып алырга мөмкин. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

«Мамадыш балык заводы» җәмгыяте территориясендә хезмәткәрләр сигез цехта (балык тозлау, турау, балык фаршы, балык ыслау һ.б.) эшли.

Ел саен җирле «Балык заводы» балык тоту өчен квота ала. Узган ел ул 270 тонна балык тәшкил итте. Нократ һәм Камада хезмәт куючы 19 бригада балыкны заводка китерә.

Балыкчылар көн саен эшли, уылдык чәчү чорыннан тыш, ул 45 көн дәвам итә. Язгы чорда белгечләр уылдык чәчү өчен урыннар ясый.

Барлык тотылган балык җентекле ветеринария контроленә дучар ителә һәм эшкәртүгә җибәрелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100