Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадышта балалар “Каурый өмәсе“ндә катнашты
Балалар каурый сызырды, мамыкларын мендәргә тутырды.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Мамадыш шәһәре «Кояшкай» балалар бакчасында күңелле бәйрәм узды. Сабыйлар татар халкының «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштергән. Әкиятнең ахыры дәвамлы булды. Ике кыз, ялгышларын аңлап, өченче туганнары белән берләшеп, әбиләрендә «Каурый өмәсе»ндә катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бакчаның татар теле буенча тәрбиячесе Роза Нартдинова бәйрәмне «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары белән таныштырудан башлады.
Төркемдәге барлык балалар да ак калфаклы апалары белән бергә каурый сызырды, мамыкларын мендәргә тутырды. Каурыйлардан май канаты ясарга да өйрәнде. Һәркайсы үз эшеннән канәгать иде.
Зур эшләрдән соң, бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз