Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадышта балалар аттракционнары эшли башлады
Барлык мәйданчыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре һәм санитар-эпидемиологик нормалар үтәлә.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 2 июльдә Мамадышта, Нократ яр буенда балалар аттракционнары эшли башлады. Барлык мәйданчыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм санитар-эпидемиологик нормаларны үтиләр. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.
«Шәһәр хуҗалыгы» МУП директоры Зөлфәт Хөснетдинов хәбәр иткәнчә, барлык утыру урыннары даими рәвештә дезинфекцияләнә. Бер аттракционга иң күбе биш кеше кертәләр.
Барлык аттракционнар ремонтланган, рәткә китерелгән. Алар көн саен, дүшәмбедән тыш, 13.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.
Билет 50 сум тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз