news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта ана капиталы сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды

Ел башыннан Мамадышта 51 сертификат тапшырылган булса, барлыгы район буенча бу ярдәм 2811 гаиләгә тәтегән.

(Мамадыш, 13 июль, "Татар-информ", "Нократ", Айгөл Әхмәтшина). 2018 елның 12 нче июлендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасының чираттагысы узды. Бәйрәм “Нык гаилә” исемле партия проекты кысаларында үтте. 453,026 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәменә 9 ана ия булды, дип яза җирле басма.

Ел башыннан Мамадышта 51 сертификат тапшырылган булса, барлыгы район буенча бу ярдәм 2811 гаиләгә тәтегән.

Сертификатка ия булган иң яшь ана - 27 яшьлек Ольга Чершинцева , иң өлкән әни – 44 яшьлек Элмира Якупова.

Наталья Фәләхетдинова исә иң “бай” әни булып чыкты - сертификатны ул өченче баласы туу сәбәпле алырга килгән.

Иң “мул уңышлы” гаилә булып Аглеевлар гаиләсе танылды. Май аенда бу күркәм гаиләдә игезәк ул һәм кыз туган.

Җирле пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләде. Ул үз чиратында сертификатның законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсирләп сөйләде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина ата-аналар игътибарына районда туу буенча статистика мәгълүматларын җиткерде, районда табигый үрчемнең төп шарты – гаиләдә кимендә өч бала тәрбияләнергә тиешлеген ассызыклады. Айгөл Мәсхүтовна ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысында да истәлекле фотога чакырды.

Бәйрәмне Ильвина Степанова башкарунды яңгыраган матур җырлар бизәде. Искиткеч гүзәл феялар исә балаларга күчтәнәч һәм матур чәчкәләр биреп кенә чикләнмәделәр, ә бәхетле әниләр өчен гаилә темасына блиц-опрос үткәреп алдылар. Җавап бертавыштан “Гаилә һәм балалар – яшәү мәгънәсе” дип яңгырады. Әтиләр, үз чиратларында, якын арада күпбалалы гаилә статусын алырга тырышачакларын һәм тиздән өченче сабыйга туу таныклыгын алырга киләчәкләренә ышандырдылар.

Әйтергә кирәк, Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан ел башыннан бирле туу турында 152 акт теркәлгән. Балаларның 50-се гаиләдә – беренче, 44 бала – икенче, 39 бала – өченсе, 17 бала – дүртенче һәм кубрәк булып туган, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100