news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта 9 май көнне әфганчы үз-үзенә кул салган

Хәрби-интернационалист язу калдырмаган.

(Мамадыш, 10 май, «Татар-информ», «Нократ»). 9 майда Мамадышта Ленин урамында 1963 елгы ир-атның асылынган гәүдәсен тапканнар. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгәндә ул үлгән булган, дип яза район газетасы.

Полиция штабы мәгълүматлары буенча үз-үзенә кулган салган ир-ат 54 яшьлек мамадышлы булган. Кизү частенә бу хакта аның кызы хәбәр иткән.

Ачыкланганча, ир-ат Әфганстан хәрби хәрәкәтләре ветераны булган. Соңгы вакытта спиртлы эчемлекләр белән мавыккан.

Хәрби-интернационалист язу калдырмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot