news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта 83 ел элек шартлатылган чиркәү урынына яңасын төзү планлаштырыла

Дини корылманы элеккеге урынында төзәячәкләр.

 (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Мамадыш районында 1933 елда шартлатылган Троицк соборы урынына яңа чиркәү төзәячәкләр, дип яза «Нократ» газетасы.

Узган якшәмбедә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Ксения Римляныня чиркәвендә литургия кылды. Аннары владыка Феофан муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова озатуында Троицк чиркәве төзеләчәк урынны карадылар. Аны элеккеге урынында Нократ ярында төзү карар ителгән.

Мамадышта Троицк соборы 1933 елда җимерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot