Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадышта 20 яшьлек егет спайс сатуда шикләнелә
Наркотик матдәләрне ул Яр Чаллыда яшәүче кешедән алган дип фаразлана
(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча идарәсе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре наркотик матдәләр ташыла торган каналны япкан.
Оператив мәгълүматларга караганда, былтыр ноябрь аеннан Мамадышта спайс тарату белән һөнәри көллиятләрнең берсендә 4нче курста белем алучы 20 яшьлек егет шөгыльләнгән. Наркотик матдәләрне ул Яр Чаллыда яшәүче кешедән алган. Соңгысының фатирын тентү барышында 20 гр. авылыктагы спайс партиясе әйләнештән алына. Аның бәясе 20 мең сумнан артып китә.
Россия ЭЭМның Мамадыш районы буенча идарәсе тикшерү бүлеге тоткарланучыларга карата РФ Җинаять кодексының 228нче маддәсендә каралган җинаять сыйфатлары (“Наркотик матдәләрне законсыз рәвештә сату”) буенча җинаять эше кузгаткан. Шикләнелүчеләр сак астында, хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз