Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадышта 12 яшьлек кыз квадроциклда бәрелеп үлгәннән соң җинаять эше ачылды
Кыз бала әти-әнисе белән танышларына кунакка килгән булган.
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мамадышта квадроциклда йөргәндә 12 яшьлек кыз һәлак булганнан соң, РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз әти-әнисе белән танышларына кунакка килгән. Йорт хуҗаларының туганнарының берсе теләге булган һәркемне квадроциклда йөрткән. Кичкә таба кыз үзе квадроцикл белән идарә итеп карауны сораган, 20 яшьлек егет үзе артка пассажир булып утырган.
Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкәсн ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренчә, җинаять эшен тикшерү дәвам итә, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Җинаять эшен тикшерүне прокуратура контрольгә алды, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз