Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадышның Ямаш авылында мәчетнең чирек гасырлык бәйрәмен билгеләп үттеләр
Өйлә вакытында, күркәм рәвештә, күмәк намаз уку оештырылды.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Мамадыш районы Ямаш авылында мәчетнең 25 еллыгын бәйрәм иттеләр. 1997 елда яңа мәчет ачылгач, беренче имам Әмир хәзрәт 8 ел имамлык итә. Хәзер Ямаш авылы мәчетендә Газинур Хаҗиев 16 ел имам булып хезмәт итә, авыл халкына, балаларга дини гыйлем бирә.
Бәйрәм дә аның авыл имамы инициативасы белән оештырылды. Бәйрәмгә авыл халкы гына түгел, читтә яшәүче авылдашлар да кайтканнар. Бу бәйрәмгә кайтучылар берсе дә буш кул белән килмәгән, күчтәнәч һәм бүләкләре бәйрәмне тагын ямьләндерде. Бәйрәм оештыруга ярдәм итүче иганәчеләр дә булган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмгә район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңлегалиев, мәдрәсә җитәкчесе Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин һәм күрше авыл имамнары да килгән иде. Җирле үзидарә башлыгы Валерий Васильевич Шрыков матур котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Бәйрәмдә мәчетне төзүдә һәм бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән иганәчеләр Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Альбина Вәлиева бәйрәмне мәчет тарихы белән бәйләп, миилли чыгышлар белән чиратлаштырып, күңелгә ятышлы итеп алып барды. Сәвия ханым Билалова белән Гүзәлия ханым Гобәйдуллиналарның мөнәҗәтләре бәйрәмне тагын да җанландырып, илһамландырып җибәрде. Алар безгә халкыбызның хыялын, теләк-омтылышларын мөнәҗәтләр әйтеп, догалар укып чагылдырдылар.
Өйлә вакытында, күркәм рәвештә, күмәк намаз уку оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләр корбан итеннән пешерелгән пылау һәм шулпа, милли-нигъмәтләрдән әзерләнгән ризыклар белән сыйланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз