news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышның унынчы балалар бакчасы иң яхшы билингваль мәктәп рейтингын җитәкли

Мамадыш шәһәренең 10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы грантка да ия булды.

Мамадышның унынчы балалар бакчасы иң яхшы билингваль мәктәп рейтингын җитәкли
mamadysh.tatarstan.ru/

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Мамадышның "Миләшкәй" 10 нчы балалар бакчасы Татарстанның иң яхшы билингваль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре рейтингын җитәкләде. Бу турыда Мамадыш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста республиканың 55 балалар бакчасы катнашты. Конкурсантларны сайлап алу өч этапта узды. Икенче этапта 4 кешедән торган конкурс комиссиясе һәр мәктәпкәчә учреждениегә барып, учреждение эше белән танышты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының 28 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы грант алучылар дип табылды. Мамадыш шәһәренең 10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы да грантка ия булды.

Откан акчаларны балалар өчен җиһаз сатып алу һәм үстерешле уеннар өчен кулланырга планлаштырыла.

Конкурста мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче белем бирү оешмаларын ачыклау һәм бүләкләү каралган. Грант булып мәктәпкәчә төркемнәрнең предмет-пространство мохитенең сыйфатын күтәрүгә, педагогик коллективның һөнәри үсешенә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру өчен 500 000 сум күләмендә бер тапкыр акчалата түләү тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100