news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышның муниципаль хезмәткәрләре волейбол уенында беренче урынны алды

Җиңүче командаларга кубок һәм медальләр тапшырылды.

(Мамадыш, 4 ноябр, "Татар-информ", "Нократ"). “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында ир-атлар командалары арасында волейбол ярышы җиңүчесе булып Мамадыш районы танылды. Бу турыда район басмасы яза.

Мамадышлылар беренче уенда Балык Бистәсе командасын 2:0 исәбе белән җиңделәр. Икенче уенда шушындый ук исәп белән Кама Тамагы волейболчыларыннан өстен чыктылар.

Апас районы командасы белән уен 2:1 исәбе белән шулай ук мамадышлылар файдасына төгәлләнде.

¼ финалда Аксубай, ярымфиналда Балтач командасыннан өстен чыктылар. Финалга Мамадыш һәм Байлар Сабасы командалары узды. Нәтиҗәдә, 2:1 исәбе белән Икенче баскычта Саба, өченче урында Балтач волейболчылары.

Җиңүче командаларга кубок һәм медальләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100