news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышның картингчылар клубына 20 ел тулды

Яңа елның бәйрәм ялларында Мамадышта картинг ярышлары үткәрелде.

(Мамадыш, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Нократ»). Татарстанның Мамадыш районында картинг ярышлары узды. Районның картингчылар клубына 20 ел тулды, дип хәбәр итә район газетасы.

Татарстанның «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе ярдәмендә оештырылган ярышта 20 яшүсмер бала катнашты. Алар кечкенә генә узышу машиналарына утырып ярышты.

Узышларны карарга моннан 20 ел элек, әле яшүсмер чакта районда картингчылар клубын оештырган, хәзер инде урта яшьләргә җиткән ир-егетләр дә килгән иде. Алар бүгенге яшьләргә төрле яктан сәләтләрен үстерер өчен мөмкинлекләр һәм шартлар күбрәк, дигән фикерләрен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot