news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышның иң зур сайлау участогында актив тавыш бирәләр

1866нчы участокка беркетелгән сайлаучыларның 76 проценты Төп законга төзәтмәләр буенча вакытыннан алда тавыш бирде.

Мамадышның иң зур сайлау участогында актив тавыш бирәләр
«Нократ»

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Академик Вәлиев исемендәге лицей тавыш бирү өчен Мамадышның иң зур мәйданчыгына әверелде. 1866нчы сайлау участогына 1741 кеше беркетелгән, шуларның 1350е вакытыннан алда тавыш биргән. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Уку йорты директоры Салават Гыймранов сүзләренчә, 25 июньнән 30 июньгә кадәр лицейда 76 процент сайлаучы тавыш биргән. Бүген участок иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли. Кичке бишкә кадәр теләүчеләр өйләрендә тавыш бирергә гариза бирә ала.

Беренче ике көндә тавыш бирүчеләр күп булган. Тавыш бирү башланганнан алып, хокук бозулар теркәлмәгән. Сайлау участогында санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре катгый үтәлә. Барлык тавыш бирүчеләргә шәхси саклану чаралары һәм ручка бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100