Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадыш юлында фургон йөртүче такталар төялгән трактор арбасына бәрелеп һәлак булган
Авария кичә кичке бишләр тирәсендә М7 юлында булган.
(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Кичә кичке бишләр тирәсендә республиканың Мамадыш районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булды. «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, Mercedes фургонын йөртүче зур тизлектә такталар төягән трактор арбасына килеп бәрелгән.
Көчле бәрелүдән трактор аугана, ә такталарның бер өлеше чит ил машинасы кабинасына керә.
«Фургон руле артында булган ир-ат урында ук һәлак булган. Һәлак булган ир-атны чыгару өчен коткаручылар чакыртырга туры килде», — дип уртаклаштылар агентлык белән авариянең шаһитлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз