news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш юлында фургон йөртүче такталар төялгән трактор арбасына бәрелеп һәлак булган

Авария кичә кичке бишләр тирәсендә М7 юлында булган.

Мамадыш юлында фургон йөртүче такталар төялгән трактор арбасына бәрелеп һәлак булган

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Кичә кичке бишләр тирәсендә республиканың Мамадыш районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булды. «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, Mercedes фургонын йөртүче зур тизлектә такталар төягән трактор арбасына килеп бәрелгән.

Көчле бәрелүдән трактор аугана, ә такталарның бер өлеше чит ил машинасы кабинасына керә.

«Фургон руле артында булган ир-ат урында ук һәлак булган. Һәлак булган ир-атны чыгару өчен коткаручылар чакыртырга туры килде», — дип уртаклаштылар агентлык белән авариянең шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot