Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадыш укучысы бөтенроссия конкурсының 40 финалисты арасында призер булды
Конкурста Россиянең барлык почмакларыннан 900дән артык кеше катнашты.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Мамадышның 1нче мәктәбе укучысы Рөстәм Сафин Д.И.Менделеев исемендәге фәнни-тикшеренү эшләре бөтенроссия конкурсы финалында чыгыш ясады һәм өченче урынны алды.
Призерга Мәскәү дәүләт университеты һәм Россия химия-технология университеты тарафыннан оештырылган бәйгенең бронза медале тапшырылды. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.
Конкурста Россиянең барлык почмакларыннан 900дән артык кеше катнашты.
Рөстәм «Психологик тикшеренүләр» секциясендә «Укучылар һәм укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре» эше белән чыгыш ясады һәм кырык финалист арасында призер булды.
Укучының фәнни җитәкчесе — педагог-психолог Гөлнара Шаһивәлиева. Укытучыга конкурс призерын нәтиҗәле әзерләгән өчен Менделеев исемендәге Хәйрия фонды грамотасы һәм «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз