news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш сыр заводы Казан хастаханәләренә бушлай продукция җибәрә башлады

«Помощь рядом» республика хәрәкәтен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады.

Мамадыш сыр заводы Казан хастаханәләренә бушлай продукция җибәрә башлады
http://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында эшләрен туктатмыйлар һәм Казан шәһәре хастаханәләре өчен бушлай продукция җибәрә башладылар. Мондый ярдәмне беренчеләрдән булып «Азбука сыра» Мамадыш заводы күрсәтә башлады.Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Завод сырлар, ак май, коры эремчек суы (сыворотка) җитештерә. Барлык продукция натураль сыер сөтеннән генә әзерләнә. Заводка һәркөнне республика буенча 400 тоннадан артык сөт килә. Сыйфатын тикшергәннән соң, сөт елгалары махсус шланглар буенча туп-туры сөт кабул итү цех агып чыга. Цехта аны суыталар һәм махус цистерналарга салалар.

«Предприятиедә санитар-эпидемиологик чаралар 100 проценты белән үтәлә. Барлык кешеләр дә индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Битлекләр һәр өч сәгать саен алыштырыла. Роспотребнадзорның һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының балык күрсәтмәләре үтәлә. Сөт предприятиеләрендә хәзер генә түгел, моңа кадәр дә барлык санитар нормалар катгый үтәлә иде», — дип сөйли «Азбука сыра» заводы филиалы директоры Мәксүт Әхмәтшин.

Завод эшләвен дәвам итә, шул исәптән инфекция белән һәркөнне йөзгә-йөз очрашкан кешеләр өчен дә. Предприятие рәхмәт йөзеннән Казан медучреждениеләре өчен чит ил җайланмалары (бронхоскоплар, ИВЛ-аппаратлары) сатып алды.

«Хәзер төп авырлык иминлек тәэмин итүче табибларга төшә. Табиблар авыручылар белән нон-стоп режимында эшлиләр. Алар хәтта өйләренә дә кайтмыйлар, шуңа күрә без аларга ярдәм итәргә булдык. Аларга без үзебез җитештергән натураль продукция — иң популяр булган сырлар (сливочный һәм голландский) һәм „Азбука сыра“ сәүдә маркасы белән майлар җибәрәбез», — дип сөйли «Азбука сыра» заводы генераль директоры Алексей Фатыйхов.

Файдалы һәм натураль продукт 11 медицина учреждениесенә җибәрелә. Сыр әзерләүчеләр медикларга ярдәм итү өчен «Помощь рядом» республика хәрәкәтенә кушылдылар. Мондый хәрәкәт кешеләрне республика халкына ярдәм итүгә үз өлешеңне кертү мөмкинлеге өчен берләштерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100